- Бәхре сани
Мондыйн соңра Фатыймапай ирсез калды,
Ашсыз-сусыз һәм дә йортсыз-җирсез калды;
Инде карыйк, нишләр икән, чирсез калды,
Калган гомре ничек үтәр, карыйк имди.
Инде иркен чыгып йөри урамлара,
Барып ята яфрак асты урманлара,
Исеме керде хикәячек, романлара,
Үткән хәлен көйләп-көйләп язам имди.
Эш үткән шул, бик күрәсе килә ирен,
Балаларын, гомер иткән йортын-җирен;
Белде инде карт шәйтанга булу килен, —
Бигрәк тә начар эш икәнен сизде имди.
Ялгыз йөри бакчаларда, урманнарда,
Очырыйлар салкын яңгыр-бураннар да;
Гомер итә, бүре кеби, урманнарда, —
Урман — еем, урыс — ирем, диер имди.
Бу көнгәчә булган хәлне монда яздым,
Яза-яза артык язып китә яздым;
И Фатыйма, кызганамын — нигә аздың?
Азмаганны һичбер каләм язмас имди.
Тагы ниләр күрсең, шуларны язарым,
Язу язмактан ма гадә юк базарым;
һич әксүксез, язарым дигәч язарым, —
Башланган эш ташланмаса кирәк имди. - Үз-үземә
Телим булырга мин инсане гали,
Тели күңлем тәгали биттәвали.
Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм,
Кырылмасмы вавы*, валлаһе әгъләм?
Кырылмасмы вавы — сүз уйнату: «вәгъдәм» дигән сүзнең баштагы
«в»сы кырылса, «юк» дигән мәгънәдәге «әгъдәм» сүзе килеп чыга. «Вәгъдә
күп булса да, бар да бушка, юкка булмасмы?» дигән мәгънәдә. - Шагырьгә
(Михаил Юрьевич Лермонтов хәзрәтләренең,
бер нәсыйхәте)
Ничек диләр? Сине «шагыйрь» диләрме?
Шигырь язмак белән шагыйль диләрме?
Сәмави сүз! Халык аңлар микән соң?
Аны аңлаучылар анлар микән соң?
Итәм тәнбиһ: кызыкма бу исемгә,
Бу тәнбиһне төшер һәрдәм исеңгә:
Гомердә син бу ат берлән аталма,
Торып җирдән, сәмалардан ат алма.
Сине күрсәтмәсен һичкем дә, дип: «Бу
Менә шагыйрь, мөхәррир бу, әдип бу».—
Явар өстеңгә бөһтаннар, хәсәдләр,
Корылыр юлыңа һәртөрле сәдләр.
Габдулла Тукай шигырьләре
Подписаться на:
Сообщения (Atom)
Комментариев нет:
Отправить комментарий